Без балалар, сабыйлар.
Без эшләргә яратабыз.
Менә суганны утыртабыз.
Алар белән горурланачакбыз!
Бүген кече төркемдә тәрбияләнүчеләр башлы суган утырттылар. Балалар бик тырыштылар: суган утырттылар, аннары ипләп кенә аңа су сиптеләр.
Хәзер балалар яшел каурыйларны түземсезлек белән көтә, һәм, һичшиксез, үзләренең экологик чиста продуктларын татып караячаклар.
Суган төбеннэн үсүе балаларда кызыксынучанлык һәм күзәтүчәнлек үсешенә ярдәм итә, бу үсемлекләр тормышын яхшырак белергә ярдәм итә. Балалар үстерелә торган үсемлекләрнең матурлыгына сөенә, аларда үз хезмәте нәтиҗәләре белән горурлана белү сәләте туа.🧅🌱