4 нче «Сандугач» балалар бакчасы тәрбиячеләре РОСМОЛОДЕЖНЫҢ грант конкурсларына багышланган ВКСта катнаштылар.

2026 елның 11 марты, чәршәмбе

Безнең яшь тәрбиячеләребез Росмолодежь оештырган бөтенроссия видеоконференция эшенә актив кушылдылар. Алар грантларда катнашу шартларын җентекләп өйрәнделәр һәм остазларның кыйммәтле киңәшләрен тыңладылар. Безнең белгечләребез дөрес итеп социаль проектны рәсмиләштерү, жюри игътибарын җәлеп итәү һәм финанс ягыннан ярдәм алу мөмкинлекләрен  арттырыру серләренә төшенделәр. Катнашучылар яшьләр инициативаларына дәүләт ярдәменең төп өстенлекле юнәлешләре белән таныштылар һәм шәхси мавыгуларын әһәмиятле иҗтимагый инициативаларга әверелдереп булуларын аңладылар. Районыбыз яшьләренең югары дәрәҗәдә катнашуын билгеләп үтү мөһим — арабызда җәмгыятьнең уңай үсешенә өлеш кертергә әзер талантлы кешеләрнең күп булуын аңлау рәхәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International