21 март - язгы көн белән төн тигезләшкән көн. Бу көнне безнең ата-бабаларыбыз "Нәүрүз"бәйрәмен үткәргәннәр. Кешеләр язга шатланганнар, бер-берсенә бәхет, сәламәтлек, мул уңыш теләгәннәр, җырлаганнар, биегәннәр, уйнаганнар, милли тәм-томнар белән сыйланганнар. Безнең бакчада да балалар тәрбияләнүчеләр белән бик күңелле һәм кызыклы «Нәүрүз» бәйрәме үтте. Балалар бу бәйрәм турында күп яңалыклар белделәр, шигырьләр сөйләделәр, татар телендә җырлар җырладылар. Бәйрәмгә кунакка Нәүрүзбикә һәм Кыш бабай килде. Алар үзара көч сынаштылар. Берничә ярыштан соң Кыш Бабай барыбер Яз-Матуркайга үз урынын бирде. Бәйрәм ахырында барысы да тәмле коймаклар белән сыйланды. Бу бәйрәм уңай хисләр һәм шатлык диңгезен бүләк итте.