Кадерле райондашлар! Сезне Нәүрүз бәйрәме белән тәбрик итәм!
Нәүрүз – яңарыш, татулык һәм изге өметләр бәйрәме. Ул һәрберебезгә ныклык, ышаныч, бәхет-шатлык алып килсен. Һәр йортка иминлек, һәр гаиләгә муллык, һәр көнгә куаныч телим.
Язгы чәчүләр уңышлы, гамәлләрегез нәтиҗәле, күңелләрегез тыныч булсын.
Нәүрүз мөбарәк булсын!