21 нче апрель көнне Җәлил бистәсендә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Мәдәният сарае каршындагы мәйданда бик кызык театральләштерелгән тамаша булды. Барлык кунаклар өчен дә күңел ачу программасы оештырылды. Анда уеннар, халык уеннары, спорт конкурслары һәм иҗади мастер-класслар бар иде. Бәйрәм ахырында кунаклар «Карга боткасы»белән сыйландылар. Бу бәйрәмдә 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы да актив катнашты.