Сарман районы XIV Бөтенроссия татар эшкуарлары җыенына әзерләнә

2026 елның 23 марты, дүшәмбе

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин бу елның 30 мартында Сарман муниципаль районы территориясендә XIV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенын оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча җаваплы затлар белән киңәшмә үткәрде. Фәрит Мөнәвир улы: «безнең бурыч — җыенны югары дәрәҗәдә уздыру, Сарман җиренең кунакчыллыгын ассызыклау һәм бизнес белән хакимиятнең нәтиҗәле диалогына бөтен шартлар тудыру», - дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International