Нәүрүз - борынгыдан килгән матур йолаларның берсе. Ул язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме. Бүген безнең балалар бакчасында да Нәүрүз бәйрәме гөрләп, җырлап, күңел ачып үтте. Бәйрәмнең чибәр кунагы Нәүрүзбикә үзенең уеннары белән балаларның күңелләрен күрде. Көтмәгәндә килеп кергән Кыш бабай бәйрәмне тагын да җанландырып, ямьләндереп җибәрде. Кыш яз белән күпме генә тарткалашса да, хәле бетеп, үзенең урынын Нәүрүзбикәгә бирде. Бәйрәм иртәсе тәмле бүләк – мичтә пешкән коймаклар ашап тәмамланды. Мондый бәйрәмнәрне искә алып, күңелле итеп үткәрү үсеп килгән буынга үз халкының гореф-гадәтләрен күз карасыдай сакларга кирәклеген аңлатыр дигән өметтә калабыз.