23 нче март көнне МБГББУ "Җәлил гимназиясе" ндә шефлыкка алынган 6 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән җылы һәм иҗади очрашу узды. 3 нче А сыйныфы укучылары класс җитәкчесе Х.М. Ихсанова белән берлектә нәниләрне «Су анасы» татар халык әкияте мотивлары буенча театральләштерелгән тамашага чакырдылар. Бусагадан ук балалар оешмасы егетләре кунакларны ачык йөз белән каршы алдылар, аларга чишенергә булыштылар һәм актлар залына озаттылар. Анда яшь тамашачыларны мәктәп укучылары әзерләгән чын күләгә театры көтә иде. Гадәти булмаган форматтагы «Су анасы» әкияте балаларда зур кызыксыну уятты: балалар экранда барган хәлләрне сокланып күзәттеләр, геройлар турында кайгырттылар һәм сюжет турында фикер алышуда актив катнаштылар. Очрашу дустанә атмосферада узды һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә дә, гимназистларга да бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте. Мондый чаралар балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә ярдәм итә, мәктәп белән балалар бакчасы арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыта, шулай ук сабыйларны милли мәдәниятнең байлыгы белән таныштыра.