Сарман муниципаль районының наркотикларга каршы комиссиясе утырышы

2026 елның 25 марты, чәршәмбе

Бүген район Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районының наркотикларга каршы комиссиясе утырышы булды. Утырышны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды.

Көн тәртибенә 3 мәсьәлә кертелгән иде.

«2025 ел йомгаклары буенча һәм 2026 елның 1 кварталында наркотик, психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы тору өлкәсендә комплекслы чараларны гамәлгә ашыру буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлегенең эшчәнлеге турында» беренче мәсьәлә буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы Гатиятуллин Айдар Азһәм улы чыгыш ясады .

Аннары «2026 елның беренче кварталында районда наркологик вәзгыять һәм наркомания белән авыручылар, шулай ук наркотиклар куллану диагнозы куелган затлар санын киметүгә юнәлдерелгән чаралар турында  Сарман үзәк район хастаханәсе» ДАССОның халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Рамил Габдулла улы Галиев хәбәр итте.

Көн тәртибендәге өченче мәсьәлә буенча Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлназ Тәлгать кызы Исмәгыйлова «Балигъ булмаганнарның психоактив матдәләр, никотинлы һәм алкогольле продукция куллануын профилактикалау турында. Алкоголь һәм наркотикларга бәйлелектән интегүче ата-аналарга комплекслы ярдәм күрсәтү турында» мәгълүмат бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International