Бүген районда агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2026 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс узды. Агрофирмаларда тикшерүгә барлык техника тапшырылган иде. Районда Татарстан Республикасының Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү идарәсе башлыгы Борһанов Альберт Шамил улы җитәкчелегендә комиссия эшләде. Аны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Николай Иванович Сахуриев озата йөрделәр. Конкурс комиссиясе хуҗалыкларның әзерлеген югары бәяләде. Агрофирмалар арасында 48 балл җыеп, беренче урынны «Җәлил»агрофирмасы алды. Икенче урында – «Нөркәй» агрофирмасы, ул 47 балл җыйды, өченче урында - «Сарман» агрофирмасы, ул 46 балл җыйды.