Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында «Әти, әни һәм мин - имин гаилә» дигән юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре буенча бәйге узды. Бу чарага "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" Сарман районы профилактика бүлеге җитәкчесе Ситдыйкова Алсу Разин кызы чакырылды. Конкурсның максаты - ата-ана җәмәгатьчелеген юлларда куркынычсызлыкка җәлеп итү иде. Уен формасында ата-аналар һәм балалар юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыттылар, эстафеталарда, конкурсларда һәм викториналарда катнаштылар. Чара барышында балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар һәм биеделәр. Компетентлы жюри ата-аналарга һәм балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Мондый чаралар мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иминлегенә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итә.