Сарман районында XIV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены узды

2026 елның 30 марты, дүшәмбе

Кичә – 29 март көнне башкалабыз Казанда XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләренең җыены башланды. Өч көнгә исәпләнгән әлеге чараны Бөтендөнья татар конгрессы үткәрә. Чара кысаларында Конгрессның башкарма комитеты рәисе Данис Фәнис улы Шакиров, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, милләтебез өчен җан атучы Харис Камалиев һәм Россиянең төрле төбәкләрендә урнашкан татар авылларында яшәүче 350 тирәсе эшмәкәр безнең районга да килделәр. Аларны район чигендә чәкчәк, җыр һәм гармун моңнары белән каршы алдылар. Кунаклар өч маршрут буенча районыбыз авылларында булдылар, эшмәкәрләр белән очраштылар, мәктәп, мәчетләр һәм башка оешмалар эшчәнлеге белән таныштылар, район мәдәният йортында оештырылган күргәзмәне карадылар. Кунакларны район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озатып йөрде. Очрашу район мәдәният йортында пленар утырыш һәм бик матур концерт белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International