Карашай Саклау авыл җирлегендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәмендә «Россия татар авыллары» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә татар авыллары эшкуарларының XIV Бөтенроссия съезды узды. Җирлек территориясендә делегацияне милли көйләр, җырлар ,Икмәк һәм чәкчәк белән каршы алдылар. Төп чара- Мохтаровлар Ренат , Гөлнур һәм Фәхразиева Гөлфия шәхси ярдәмче хуҗалыкларында булу. Алар эре мөгезле терлекләр үстерү һәм сыерлар асрау буенча уңышлы тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.