Бүген Халыкара кошлар көне уңаеннан безнең балалар бакчасында тематик чара үткәрелде. Әлеге чараның максаты – туган ягыбызның кошлары турында балаларның белемнәрен ныгыту, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Бәйрәм барышында балалар кошлар турындагы сорауларга җавап биреп, презентация карап, кызыклы мәгълүмат белән таныштылар, кошлар сайравын тыңладылар, аларны тавышлары буенча аерырга өйрәнделәр. Шигырьләр, җырлар, күңелле уеннар бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде. Кошларга багышланган әлеге бәйрәм балалар өчен бик файдалы да, кызыклы да булды. Экологияне саклауда кошларның зур эш башкаруларын, аларның үзләренең дә табигатьнең бер өлеше икәнен онытмасак, канатлы дусларыбызны сакласак иде.