Бүген Янурыс авылында Семинеев Мансур Ринат улы белән хушлашу чарасы узды. Семинеев Мансур Ринат улы 1987 елның 22 апрелендә Үзбәк ССРның Әндиҗан шәһәрендә туа. Махсус хәрби операция зонасына 2024 елның 1 июнендә контракт буенча киткән. 2026 елның 16 мартында сержант Семинеев Мансур Ринат улы Украина, Луганск Халык Республикасы һәм Донецк Халык Республикасы территориясендә махсус хәрби операция үткәрү барышында һәлак булды. Сарман районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин хәрби хезмәткәрнең якыннарын югалту ачысын уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Аның истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.