1 нче санлы «Кояшкай» балалар бакчасында "Кошлар― безнең канатлы дусларыбыз" дип исемләнгән тематик бәйрәм иртәсе үтте

2026 елның 1 апреле, чәршәмбе

Бүген бакчабызның уртанчылар төркеменә йөрүче балалар катнашында "Кошлар― безнең канатлы дусларыбыз" дип исемләнгән тематик бәйрәм иртәсе үтте.

Кошлар  ― җир йөзендә киң таралган тереклек ияләре. Алар  табигатьнең күрке, яме, урман табиблары.  Сабыйларга канатлы дусларыбыз турында бай мәгълүмат бирелде.  Нарасыйлар кышлаучы һәм күчмә кошлар турында  белемнәрен киңәйтте. Җылы якларга китүче кошлар турында сөйләделәр. Кошларның кешеләргә, тирә-якка, табигатькә китергән файдасы турында сөйләделәр. Тәрбиячеләр кошларга сакчыл карашта булырга өйрәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International