"Сандугач"та бүген - Көлке көне!

2026 елның 1 апреле, чәршәмбе

Көлке көне – искиткеч күңелле бәйрәм. Аны бөтен дөньяда олылар да, балалар да төрле кызыклар ясап билгеләп үтәләр. Безнең уртанчылар төркемендә тәрбияләнүчеләр дә читтә калмады. Нәниләребезгә кунакка шаян клоуннар килде. Алар барыбызны бәйрәм белән котлап, дәртле җырлар җырладылар, балалар белән бергә биеделәр һәм бик күп мавыктыргыч уеннар үткәрделәр. Уен барышында һәркем үзенең җитезлеген һәм зирәклеген күрсәтә алды. Балалар бакчасында бәйрәм шау-шулы һәм күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International