Уртанчылар төркемдә кошлар көненә багышланган бәйрәм узды!
Балалар зур кызыксыну белән канатлы дуслар турында шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр һәм кошлар очрый торган әкиятләрне искә төшерделәр.Шулай ук кышлаучы һәм күчмә кошлар турында белемнәрен күрсәттеләр.
Кошлар турында кайгыртуга аерым игътибар бирелде: балалар кыш көне кошларны тукландыру өчен җимлеккә икмәк алып чыгулары, ә язга канатлы дусларны каршы алу өчен сыерчык оялары әзерләүләре турында сөйләделәр. Бәйрәм иртәсе җылы атмосферада узды, ә нәниләр бик күп уңай эмоцияләр һәм кошлар дөньясы турында яңа белемнәр алды.