Бүген Сарман муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров килде. Сәфәрдә парламентарийны район Башлыгы, «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе секретаре Фәрит Хөснуллин озата йөрде. Визит программасы бай һәм төрле планда барды. Беренче пункт итеп депутат милли көрәш ярышларында катнашты, анда спортчылар белән аралашты һәм аларга келәмдә уңышлар теләде. Аннары Рияз Комаров И.Шакиров исемендәге балалар музыка мәктәбенә юнәлде. Анда парламентарий «Балалар илне ясый» рәсем конкурсында катнашучылар белән очрашты һәм зур кызыксыну белән аларның иҗади эшләре белән танышты. Визит Партиянең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү белән тәмамланды. Район халкы депутатка ике актуаль мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итте. Рияз Комаров һәр мөрәҗәгать итүчене игътибар белән тыңлады. Барлык проблемаларны парламентарий алга таба хәл итү өчен эшкә кабул итте.