Петровскозавод балалар бакчасы" МББМУ

2026 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Китап – безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйберләрнең берсе.☝ Ул киңәшче дә, ярдәмче дә уйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә.
 Китап – ул кеше уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе, халкыбызның күңел байлыгы, рухи хәзинәсе.
Сез беренче китабыгызны хәтерлисезме???
Без бүген балалар белән бергәләшеп "Минем беренче китабым" диеп аталган чара уздырдык. Иң беренче балаларга китап ничек  ясала, аның адымнары турында белемнәр бирелде. 
Әле укый, яза белмәсәктә, кечкенә беренче китапапларын үз көчләре белән ясап карау, балаларга кызыксыну хисе уятты. Үзләренең көчләре белән ясалган китаплары балаларны бик сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International