Бүген Җәлил мәдәният сараенда бөек шагыйребезгә 140 ел туу уңаеннан "Тукай яшәр безнең йөрәкләрдә!" дип аталган әдәби музыкаль кичә үткәрелде. Бу кичәдә Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасының зурлар төркеменнән Вадикова Айлин, Мостафина Камилла, Юмагулова Адилә, Халиков Айсар бик оста чыгыш ясадылар. Бәйрәм барлык катнашучыларга да бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте һәм милли мәдәни мирас белән тирәнрәк танышырга мөмкинлек бирде. Мондый чаралар балаларда иҗади сәләтләрне үстерүгә һәм мәдәни мирасны хөрмәт итүгә ярдәм итә.