"Без - Тукай оныклары"муниципаль укучылар конкурсында җиңүчеләрне - "Җәлил гимназиясе" укучыларын котлыйбыз

2026 елның 24 апреле, җомга

Бүген бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел туу уңаеннан районыбызда “Без – Тукай оныклары” дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды. "Җәлил гимназиясе"нең 6 А сыйныфы укучысы Минкагиров Тимур 1 нче урынны, 7 В сыйныфы укучысы Гарипова Ильвина 2 нче урынны, 10 нчы сыйныф укучысы Закиров Реналь 1 нче урынны яулады. Бәйгедә җиңү яулаган укучыларга, туган тел һәм әдәбияты укытучылары Шакирова Эльмира Финус кызына һәм Афзалова Алия Мөнәвир кызына, оештыручыларга, әти- әниләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International