Г.Тукай һәрвакыт безнең күңелләрдә

2026 елның 29 апреле, чәршәмбе

Габдулла Тукайның 140 еллыгына һәм Туган тел көненә багышланган музыкаль-әдәби кичә  «Җәлилнефть» НГТИ Хезмәт даны музеенда узды. Очрашуда мәктәп укучылары, бистәдәге балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, нефть ветераннары, “Җәлил чаткылары” шигъри клубы әгъзалары катнашты. Альмира Әнәс кызы Галиәхмәтова Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты турында тәкъдир итте. 4нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр шагыйрь әсәрләре буенча театраль тамаша күрсәттеләр, аның шигырьләрен укыдылар һәм барысы өчен дә яраткан «И туган тел» җырын башкардылар. Укучылар шулай ук шигырьләр, җырлар белән чыгыш ясады. Балалар китапханәсе хезмәткәре Алия Фәйрушина шагыйрьнең иҗатын һәм тормышын тагын бер кат ачып җибәргән мавыктыргыч викторина үткәрде. Җиңүчеләр «Татнефть» хәйрия фонды нәшер иткән китаплар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International