28 апрель көнне Ләшәү-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Милли һәм этномәдәни белем бирү: традицияләр һәм заманча өстенлекләр» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция булып узды. «Аленушка» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре бакча данын яклап зур уңышларга ирештеләр.
«Тукайны табигать турында укыйбыз» номинациясендә:
· Төхфәтуллина Динара-җиңүче.
· Мөхәммәдиева Рилана- призер.
"Тукай иҗатында табигать» номинациясендә җиңүчеләр:
Садыйков Рүзәл, Мусавирова Рамина, Гайсина Мәликә, Төхвәтуллина Динара булдылар.
Тәрбияләнүчеләрне һәм аларның остазларын югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз! Яңа иҗади җиңүләр һәм илһам телибез!