Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме - борынгы һәм яңа бәйрәм; халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме. Яшь буынны шушы гореф-гадәтләр, йолалар белән таныштыру безнең төп бурычыбыз. Шул вакытта гына бәйрәмебезнең асылы гасырдан-гасырга күчеп, сакланып киләчәк.! Балалар матур итеп киенгәннәр, күңелләре дә күтәренке иде. Алар - чүлмәк вату ,бау тартышу,капчык киеп йогеру кебек уеннарда катнашып, буләкләр алдылар.Малайлар көрәшеп көчләрен сынаштылар. Җырлы-биюле уеннар бәйрәмгә ямь өстәде! Илләребез тыныч,тормышыбыз ямьле булсын дигән теләктә калабыз!