Ул сугышны онытырлык түгел

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе
9 нчы декабрьдә илкүләмендә Ватан геройлары көне билгеләп үтелде. Бу көнне без Советлар Союзы, Россия Федерациясе, Социалистик Хезмәт Геройларын, изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын, гомумән, күкрәгендә бу бүләкләрне йөрткән һәм йөртмәгән Ватан геройларын искә алабыз, данлыйбыз. 10 нчы декабрьдә Чечня Республикасында контртеррористик операция башлануның 20 еллыгын билгеләп үттек. Анда барган сугыш хәрәкәтләрендә безнең районнан 158 ир-егет катнашты.

9 нчы декабрьдә ил күләмендә Ватан геройлары көне билгеләп үтелде. Бу көнне без Советлар Союзы, Россия Федерациясе, Социалистик Хезмәт Геройларын, изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын, гому мән, күкрәгендә бу бүләкләрне йөрткән һәм йөртмәгән Ватан геройларын искә алабыз, данлыйбыз. 10 нчы декабрьдә Чечня Республикасында контртеррористик операция башлануның 20 еллыгын билгеләпүттек. Анда барган сугыш хәрәкәтләрендә безнең районнан 158 ир-егет катнашты.

Соңыннан илебез азатлыгы өчен башларын салган Ватан Геройлары бер минутлык тынлык белән искә алынды, алар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Бәйрәм район мәдәният йортында дәвам итте.
Анда югары класс укучылары өчен Батырлык дәресе үткәрелде. Дашгын Гасанов якташларыбыз ның Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарьлегенә тукталды, Александр Казаковның батырлыгы, Әфганстанда, Чечня Республикасында сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан, һәлак булган якташларыбыз турында сөйләде, батырлык өчен ирелә торган дәүләт бүләкләре белән таныштырды. Әфган сугышы ветераны, бөтен гомерен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган отставкадагы подполковник Рафаэль Газизуллинның да яшь буынга әйтер сүзе бар иде.
– Армиядә хезмәт итүдән курыкмагыз. Мин армиягә теләп, сөенеп бардым һәм гомеремне Ватанны саклауга багышлавым белән горурланам.Әфганстанга совет гаскәрләре кертелү бөтен дөньяда терроризмны күп елларга кичектерергә мөмкинлек бирде, - диде ул. Соңыннан укучылар батырлык турында фильм карадылар.
Бәйрәм тәмамланганнан соң, Ватан Геройларының үзләре белән дә сөйләшеп алдык. Чукмарлы егете, бүгенге көндә Петровка Завод авылында яшәүче Рөстәм Фәрхиев Чечняга моннан 20 ел элек – сугыш хәрәкәтләре башлангач та кергән. 3671 нче бригадада спецназ отрядында хезмәт иткән. Йөкләр озатуда, “зачистка”лар үткәрүдә катнашкан. Яраланган, сугышчан бүләкләргә лаек булган. Бүгенге көндә эшмәкәр, тормыш иптәше Альфира белән дүрт бала тәрбияли. Иске Кәшер авылы егете Рамил Гәрәев Чечено-Ингушетиядә ел ярым булган, матди-техник база ротасында хезмәт иткән. Аларның беренче бурычы ватылган техниканы тиз арада ремонтлап җибәрү, гаскәрләрне сугыш кирәк-яраклары һәм башкалар белән тәэмин итү булган.
– Сугыш һич кенә дә киноларда күрсәтелгәнчә түгел. Ул күпкә куркынычрак. Һәр адымда үлем сагалый. Бер генә адымыңны ялгыш атласаң да, шунда ук якты дөнья белән хушлашырга мөмкинсең. Чечня сугышында башларын салган дусларыбыз һәрвакыт истә, - диләр йөрәкләрендә дә, йөзләрендә дә сугыш эзе калган егетләр.
Зөлфия ШӘРИПОВА.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International