Районда Яңа ел бәйрәмен югары әзерлектә уздыру максатыннан, чаралар планы кабул ителде. Анда оешма, учреждениеләр арасында биналарны бизәү һәм Ял паркында фигуралар ясау буенча конкурс игълан ителү турында да пункт бар. Конкурста җиңүчеләргә муниципаль район Башкарма комитетының дипломнары һәм бүләкләр тапшырылачак.