8 февраль көнне Чаллы картодромында "Кыш-2015" кышкы картинг буенча шәһәр Кубогының икенче этабы узды. Көн суык булуга карамастан, картодромда Россия шәһәрләреннән 75 ярышчылар җыелган иде. Алар санында Лениногорск, Киров, Ижевск Пермь, Октябрьск ярышчылары да бар иде.
Турнир биш зачет класста узды, шужа күрә берничә сәгать барды. «Микро» классында 6 катнашучы арасында тугыз яшьлек Сарман егете Артур Загиров җиңде.

