Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Сарман муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Сарман муниципаль районы Башлыгы
Сарман муниципаль районы барлыкка килү тарихы
Идарә органнары
Район геральдикасы
Муниципаль район составындагы муниципаль берәмлекләр
Планировка проектлары
"Шәһәр тибындагы Җәлил поселогы" муниципаль берәмлеге
Авыл җирлекләре
Илһам чишмәсе
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Муниципаль хезмәт
Районы Башкарма комитеты җәмәгать Советы
Милли проектлар
Муниципаль контроль
Иҗтимагый сервитутлар
Организацияләр һәм учреждениеләр
Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү
Яшь гаиләләргә торак
Коррупциягә каршы көрәш
Тематик бүлекләр
Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең күрсәткечләре
Аукционнар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Җир участокларын һәм күчемсез милекләрне арендалау
Муниципаль заказ
Гражданнар оборонасы буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Документлар
Статуслы документлар
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Муниципаль берәмлек Советы карарлары
Хокукый мәгърифәт
Норматив-хокукый актларның проектлары
Район Главасы карарлары
Башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Сарман муниципаль районы бюджеты формалаштыру һәм тикшерү документлары
Норматив-хокук актлары һәм норматив-хокук аклары проектлары коррупциягә каршылык китерү бәйсез экспертизасы
Планнар һәм программалар
Матбугат хезмәте
Район Башлыгы блогы
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Докладлар һәм чыгышлар
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Норматив-хокуки база
Отчетлар
Интернет кабул итү
Еш бирелә торган сораулар
Кире яклы элемтә
Ышаныч телефоннары
Контакт өчен мәгълүмат
Сайт терәге
Халыкны сораштыру
Муниципаль районнар
Сарман муниципаль районы
Хәбәрләр
2015 елның 20 феврале, җомга
Ватанны саклаучылар көне белән!
23 февраль – кыюлык, каһарманлык һәм ватанпәр-вәрлек символы булган бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне. Ул безгә әти-бабаларыбызның чиксез батырлыклары турында искәртеп тора. Бу көнне котлау сүзләре иң югары мөнбәрләрдән әйтелә. Бәйрәм уңаеннан райондашларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит ХӨСНУЛЛИН да котлый. «Ватанны саклаучылар көне – һәр Россия гражданины өчен әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне без Ватанга хезмәт итүчеләрне, сугыш юллары үткән әтиләребезне һәм бабаларыбызны, шулай ук Ватан өчен ант бирергә җыенучыларны олылыйбыз, - диелә аның котлау хатында. - Кораллы Көчләребезнең героик елъязмасын, буыннарның аерылгысыз элемтәсен, Ватанга фидакарь хезмәт итү традицияләренең дәвамчанлыгын гәүдәләндерә бу бәйрәм. Халык илгә тугры хезмәт иткән бөек полководецларның, гади солдатларның тиңдәшсез батырлыкларын беркайчан да исеннән чыгармый. Аларның каһарманлыгы алдында без баш иябез. Хәрби хезмәткәрләрнең бүгенге буыны, армия сафларын тулыландырырга әзерләнүчеләр илебезнең иминлеге, якын кешеләренең тормышы өчен җаваплылык хисен югалтмасыннар иде. Хөрмәтл райондашлар! Сезне Ватанны саклаучылар бәйрәме белән котлыйм. Ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхетле, мул тормыш телим».
Бәйрәм уңаеннан котлау сүзләрен район үзәгендәге «ЭЛЕКТРОНИКА» кибете коллективы да җиткерә. «23 февраль көнне илебез төп бәйрәмнәрнең берсен –Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә. Иңнәренә погон таккан хәрбиләребезнең генә түгел, «Туган ил», «Ватан», «бурыч» дигән сүзләргә битараф булмаган һәрбарчабызның бәйрәме бу. Барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән эчкерсез котлыйбыз! Сезгә һәм сезнең гаиләләргә тыныч күк йөзе, ныксәламәтлек, уңышлар, оптимизм һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телибез!»
Рәхмәт хатлары тапшырылды
Районда ветераннар хәрәкәтен җәелдерүгә зур өлеш кертүе, мәгариф тармагында озак еллар куйган намуслы хезмәте өчен һәм юбилее уңаеннан Ахунова Дилара Әхмәт кызына муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Шундый ук Рәхмәт хатына авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар тырыш хезмәт куйган, аның терлекчелек тармагын үстерүгә зур өлеш керткән хезмәт ветераны Гамиров Өнип Гамир улы лаек булды.
Сарман аграр көллиятенең спорт залын төзүдә актив катнашканнары, һәрьяклы ярдәм күрсәткәннәре өчен «ТехСтрой» төзелеш компаниясе баш инженеры Агапов Дмитрий Николаевич, компаниянең директор урынбасары Нәҗипов Илназ Рифхать улы, баш энергетик Сергеев Михаил Владимировичка муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Сарман аграр көллияте базасындагы ресурс үзәгенә капиталь ремонт уздыруда һәрьяклы ярдәмнәре һәм актив эшләүләр өчен «ИП Вагизов» хезмәткәре Зарипов Айдар Мирсәет улы, Клюев Владимир Михайлович, Сафин Фәнүс Әюп улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Теннис турниры бара
Бүген Сарман муниципаль районы укучылары Спартакиадас кысаларында 1997 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында өстәл теннисы буенча команда беренчелеге үтә. Кичә өстәл теннисы турнирында шул ук яшьтәге кызлар көч сынаштылар. Ярышлар Сарман гимназиясендә үткәрелә.
Депутатка соравыгыз булса
24 февральдә13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Җәлил поселок советы бинасында (Әхмәдиев урамы, 26 нчы йорт) бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Наил Магановның ярдәмчесе Рөстәм Гарипов халыкны кабул итәчәк. Алдан язылу өчен телефон: 31-097.
Оценить материал и/или оставить мнение
"Сарман" газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2025 ел
Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында яңа ел бәйрәмнәре башланып китте
23 нче декабрьдә Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында Яңа ел бәйрәмнәре башланып китте. Балаларны матур бизәлгән зал, матур чыршы, бүләкләр, Кыш Бабай һәм Кар Кызы һәм башка бик күп әкият персонажлары көтеп алды. Алар үзләренең сәләтләрен бик теләп күрсәттеләр: биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Кыш бабай балаларга бүләкләр таратты. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге 18 яшьтән 55 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнарын полициягә хезмәткә чакыра
Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге 18 яшьтән 55 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнарын полициягә хезмәткә чакыра. Полициядә хезмәт итү - киләчәккә ышаныч! Эшкә урнашу мәсьәләләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Терешкова ур., 4 й. Тел.:8(85559) 2-47-51, 2-49-02, 2-47-30, 8(843) 2912-976.
"Ветеран белән ял көннәре" акциясе
"Җәлил гимназиясе"нең 6 нчы Б сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчесе Хөснетдинова Э.Н. белән берлектә «Ветеран белән ял көне» акциясендә катнаштылар. Алар Фәттахова Әминә Миңнегәрәй кызы янына бардылар.
Сарман районы башлыгыннан Яңа ел бүләкләре
Тиздән барлык балалар өчен иң тылсымлы һәм күптән көтелгән бәйрәм - Яңа ел киләчәк! Һәр бала, яшенә карамастан, бүләк алырга хыяллана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз