Ана теле бер булыр

2015 елның 20 феврале, җомга
Бүген "Сарман гимназиясендә" Бөтендөнья туган тел көненә багышланган "Ана теле бер булыр" бәйрәме узды. Бу бәйрәм ЮНЕСКОның 30 сессиясенең Генераль конференциясе карары белән 1999 елның ноябрендә кабул ителгән һәм 2000 елдан бирле 21 февральдә тел һәм мәдәни төрлелекне саклау йөзеннән билгеләп үтелә (Википедия сайтыннан).

2А класс укучылары Гөлия Фоатовна җитәкчелеге астында бәйрәмгә кергән башлангыч класс укучыларына театрлаштырылган концерт күрсәтте, табышмакларга җаваплар эзләде, биеде һәм ана теленә багышланган шигырьләр сөйләде. Бәйрәм барышында кунакларны туган тел  көне барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Кайбер телләр гел бетү куркынычы астында торалар икән, шуңа күрә телне саклап калу - милләтне саклап калу дигән фикер бәйрәмнең нигезенә салынган иде.

Ильнур Сигатуллин фотолары
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International