Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Сарман муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Сарман муниципаль районы Башлыгы
Сарман муниципаль районы барлыкка килү тарихы
Идарә органнары
Район геральдикасы
Муниципаль район составындагы муниципаль берәмлекләр
Планировка проектлары
"Шәһәр тибындагы Җәлил поселогы" муниципаль берәмлеге
Авыл җирлекләре
Илһам чишмәсе
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Муниципаль хезмәт
Районы Башкарма комитеты җәмәгать Советы
Милли проектлар
Муниципаль контроль
Иҗтимагый сервитутлар
Организацияләр һәм учреждениеләр
Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү
Яшь гаиләләргә торак
Коррупциягә каршы көрәш
Тематик бүлекләр
Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең күрсәткечләре
Аукционнар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Җир участокларын һәм күчемсез милекләрне арендалау
Муниципаль заказ
Гражданнар оборонасы буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Документлар
Статуслы документлар
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Муниципаль берәмлек Советы карарлары
Хокукый мәгърифәт
Норматив-хокукый актларның проектлары
Район Главасы карарлары
Башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Сарман муниципаль районы бюджеты формалаштыру һәм тикшерү документлары
Норматив-хокук актлары һәм норматив-хокук аклары проектлары коррупциягә каршылык китерү бәйсез экспертизасы
Планнар һәм программалар
Матбугат хезмәте
Район Башлыгы блогы
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Докладлар һәм чыгышлар
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Норматив-хокуки база
Отчетлар
Интернет кабул итү
Еш бирелә торган сораулар
Кире яклы элемтә
Ышаныч телефоннары
Контакт өчен мәгълүмат
Сайт терәге
Халыкны сораштыру
Муниципаль районнар
Сарман муниципаль районы
Техникаларга техник караулар башланды
2015 елның 14 марты, шимбә
12 мартта Сарман муниципаль районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, оешма-учреждениеләрдә булган техникаларга техник караулар башланды.
2013 елның 26 ноябрендә дәүләт техник күзәтчелегендә дәүләт теркәү үткән техникаларга техник карау кагыйдәләре үзгәрде. Бу үзгәрешләр 2013 елның 13 нояберендә Россия Федерациясе 1013 номерлы хөкүмәт карарына нигезләнә. Хәзер көпчәкле юлдан тыш хәрәкәт итүче машиналар (квадроцикллар, мотовездеходлар һ.б.) техник карауны дәүләт техник күзәтчелеге бүлекләрендә түгел, ә аккредитация үткән техник карау операторларында үтеп диагностик карта алалар. Шулай итеп көпчәкле юлдан тыш хәрәкәт итүче машиналарның техник карау автомобилләрнеке белән тәнгәл килә.
Көпчәкле юлдан тыш хәрәкәт итүче машиналарны техник карау кабатлану автомобилләрнеке кебек: беренче өч елда –техник карау тәләп ителми, өч елдан җиде елга кадәр-егерме дүрт ай саен, җиде елдан артканнарга – унике ай саен үтәргә тиеш.
Шул ук вакытта яңа кагыйдә буенча машинаның ОСАГО иминият полисы техник карау үткәнче күрсәтелергә тиеш. Машинаның максималь конструктив тизлеге 20 километрдан артмаганда ОСАГО иминият полисы күрсәтү таләп ителми.
Үзйөрешле машиналар һәм аларның арбаларына техник караулар үткәрүнең төп үзенчәлекләре:
-Заводтан эшләп чыгарылуына бер елдан артмаган һәм моңарчы файдаланылмаган яңа машиналарга техник караулар, аларның номерларын чагыштырып, техник торышын тикшермичә генә үткәрелә. Алга таба алар һәр елны техник карауга куелалар. Техник караулар, машинаның кайда теркәлгән булуына карамастан, дәүләт техник күзәтчелеге органы урнашкан җирдә башкарыла.
-Хәзер, әгәр машина куркынычсызлык тәләпләренә тулысынча җавап бирә дип табылса, талон урынына техник карау үткәнлек турында таныклык биреләчәк. Әгәр дә машина куркынычсызлык тәләпләренең берәрсенә җавап бирми икән, ул чакта техник карау үткәнлеккә акт бирелә һәм егерме көн эчендә кабат техник караулар уздырыла. Бу вакытта машинаның актта күрсәтелгән параметрлары гына тикшерелә.
Техник карауларга түбәндәге документлар таләп ителә:
-шәхесне раслаучы документ (әгәр техниканы икенче кеше күрсәтсә, хуҗасының ышаныч язуын алып килә)
-тракторчы-машинист таныклыгы
-машинаны теркәлү турында таныклык
-ОСАГО иминият полисы
-техник карау үткәнлеккә таныклык алу өчен дәүләт пошлинасы түләү турында квитанция
Районның авыл хуҗалыгы преприятияләре, оешмалары балансында булган техникалар, шулай ук авыл җирлекләрендә халыкның шәхси техникаларына техник караулар уздыруның графигы булдырылды.
Оценить материал и/или оставить мнение
Дәүләт техник күзәтчелеге
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
март, 2026 ел
Бүген "Сандугач" балалар бакчасында Бөтендөнья театр көне булып узды.
27 мартта Бөтендөнья театр көне билгеләп үтелә. Театр мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәнгать өлкәсен кабул итүнең иң якты, матур һәм аңлаешлы өлкәләрнең берсе булып тора. Театральләштерелгән эшчәнлек балаларга ачылырга ярдәм итә, сүз байлыгын үстерә, аларның эчке дөньясын баетып, көндәлек тормышына онытылмаслык төрлелек кертә. Бүген сабыйларыбыз “Шалкан”, “Чуар тавык”, “Куян кызы”, “Теремкәй” кебек яраткан әкиятләрен бик теләп сәхнәләштерделәр. Һәр герой үзенә бирелгән рольне җиренә җиткереп башкарды. Бәйрәмнәр һәм әкиятләр – балаларга образлар, төсләр, тавышлар дөньясын ача торган ишекнең искиткеч ачкыч ул. Бакчабызда театр көне бик күңелле узды.
"Петровказавод балалар бакчасы" МББМУда буген "Бөтендөнья театр көне"н билгеләп үттек
Бүген, 27 март көнне, Бөтендөнья театр көне уңаеннан, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр сәхнә сәнгате дөньясына гаҗәеп сәяхәткә киттеләр. Балалар өчен яраткан ике әкият - "Репка" һәм "Теремок" тамашалары оештырылды. Актерларның якты костюмнары, персонажларның сәнгатьле уены һәм матур декорацияләр бәйрәмнең кабатланмас атмосферасын тудырды. Балалар сюжетның үсешен сокланып күзәттеләр, геройларга кайгырыштылар һәм актерларга шатланып кул чаптылар. Спектакльләр балаларның күңелен күтәреп кенә калмады, аларның хыялын, эмоциональ интеллектын һәм сәнгатькә мәхәббәтен үстерергә дә ярдәм итте.
"Җәлил гимназиясе"ндә Чернобыль АЭСындагы авариянең 40 еллыгына багышланган класс сәгатьләре узды
"Җәлил гимназиясе"ндә Чернобыль АЭСындагы авариянең 40 еллыгына багышланган класс сәгатьләре узды. Укучылар фаҗиганең сәбәпләре һәм нәтиҗәләре, шулай ук ликвидаторларның каһарманлыгы турында белделәр.
"Алёнушка"балалар бакчасында "Бөтендөнья театр көне" н билгеләп үттеләр
"Бөтендөнья театр көне" н билгеләп үтү кысаларында Җәлил бистәсенең 3 нче «Аленушка» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр һәм «Җәлил 2 нче урта мәктәбе» нең “Беренчеләр хәрәкәт”е активистлары театрның тылсымлы дөньясына чумдылар! Укучылар балаларны театрның гаҗәеп дөньясы белән таныштырдылар һәм аның әһәмияте турында сөйләделәр; "Үз кулларың белән шәүлә театры" мавыктыргыч иҗат остаханәсе оештырдылар. Өлкән иптәшләре җитәкчелегендә балалар шәүлә театры өчен персонажлар ясадылар. Ахырда "Беренчеләр хәрәкәте" активистлары "Три поросенка"әкияте буенча театр күрсәттеләр. Чара җылы, дустанә атмосферада узды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар театр турындагы күзаллауларын киңәйтеп кенә калмадылар, өлкән остазлар белән аралашу тәҗрибәсе дә тупладылар, алар үз үрнәкләре белән иҗат итүнең, фантазияләрнең һәм командада эшләүнең мөһимлеген күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз