Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе
8 май көнне Куҗак һәм Иске Минзәләбаш авылларында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узды. Обелисклар янына  җыелган халыкны авыл җирлеге башлыгы Мияссәрова Ә.Р., район Советы депутаты Фарукшин Х.Т., имам-хатыйб Әшрәфуллин И.Р. котладылар. Сугышта һәлак булганнарның истәлегенә веноклар салынды. Урта мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән концерт программасында сугыш чорына багышланган җырлар, шигырьләр, биюләр башкарылды.Тыл ветераннарының истәлекләре яңгырады. Җылы очрашу чәй табыны янында дәвам итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International