Сарман аграр көллиятендә республика олимпиадасы үтте

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе
Кичә Сарман аграр көллиятендә һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучыларның «Авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты» компетенциясе буенча «Һөнәре буенча иң яхшысы-2015» республика олимпиадасы узды. Анда республиканың көллият, техникумнарыннан 23 укучы катнашты. Алар бәйгенең практик өлешен үтеп, тракторны фигуралы йөртү һәм сөрү буенча практик өлешендә осталыкларын күрсәтттеләр.

Җиңүче булып Сарман аграр көллиятеннән Айнур Ризатдинов танылды. Саба аграр көллияте студенты Галинур Ваесов - икенче, Лаеш техник-экономик техникумыннан Евгений Киреев өченче булды. Аларга акчалата приз, кыйммәтле бүләк һәм грамоталар тапшырылды. Аерым номинацияләрдә җиңүчеләр дә билгеләнде, һәрбер катнашучыга Казан аграр университетының беренче курсына алыну турында сертификат тапшырылды, мастерлар һәм укучылар да билгеләп үтелде.
Ильназ Сираев фотолары
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International