Гражданнарны күчмә кабул итү

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе
Бүген 16.00дан 18.00 кадәр Сарманда Татарстан Республикасы прокуратурасының федераль законнарның үтәлешен тикшерү буенча идарә җитәкчесе Ратмир Шәйдуллин гражданнарны кабул итәчәк. ЖКХ законнары башкарылуы, коррупциягә каршы көрәш, ветераннар, пенсия, эш һәм торак законнары буенча сорауларга җавап бирергә була.

Гражданнарны кабул итү Сарман районы прокуратурасында узачак. Алдан зылу өчен телефон: (85559) 2-41-67.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International