18 ноябрь көнне «Бәрәкәт» балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары үзәк балалар китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Балаларны шат күңел белән китапханә хезмәткәрләре каршы алды. Китапханә хезмәткәрләре экскурсия барышында балаларны уку залы һәм балалар абонементы эшчәнлеге белән таныштырдылар. Балалар китапларның мөһимлеге һәм аларның ясалу тарихы, алар белән сакчыл эш итәргә кирәклеге турында да зур кызыксыну белән тыңладылар. Шулай ук стеллажларга китап күргәзмәләренә тезелгән төрле темадагы китапларны зур канәгатьлек белән карап чыктылар. Балаларда экскурсия чын мәгънәсендә зур тәэсир калдырды.Шулай ук балалар презентация карадылар һәм андагы кызыклы сорауларга җавап таптылар, татар халык әкиятенә нигезләнгән “Өч кыз” әкиятен карадылар, китапханәчеләрнең сорауларына җавап эзләделәр. Әкият балалар күңеленә хуш килде. Балаларда экскурсия чын мәгънәсендә зур тәэсир калдырды.