Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. 29 ноябрь Әниләр көне уңаеннан Кәүҗияк авыл китапханәсендә “Ана- бөек исем” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә әниләргә багышланган шигырь китаплары, хикәяләр, повестьлар урын алды.