Район Советында атналык киңәшмә

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

Бүген Сарманда, утырышлар зур залында, атналык район Советы киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча “Россия почтасы” филиалы – Зәй районара почтамты начальнигы Петр Тимаськов чыгыш ясады. Ул филиалның узган елдагы эшчәнлеге, ирешелгән уңышлары турында сөйләде, быелга билгеләнгән бурычларга тукталды.

Район электр элемтәсе челтәренең еллык эшчәнлеге, агымдагы елдагы планнары белән челтәр начальнигы Булат Әхмәдуллин таныштырды.

Иске Кәшер авыл җирлегендә эшләр торышын үзенең чыгышында җирлек башлыгы Раян Дәүләтҗанов яктыртты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International