Кул җылысы гына түгел, йөрәк җылысы да салынган

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

Игелекле эшнең иртә-киче юк, диләр. Без дә, көндәлек тормышларына үзебездән һәм газета укучылары-быздан бераз гына булса да шатлыклы мизгелләр кертү теләге белән, инвалид балаларга ярдәм итү өчен, «Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне» дип исемләнгән акция игълан иттек.
Акциягә Халыкара балаларны яклау көнендә старт бирелде. Ул газета укучыларыбыз бәйләп алып килгән оекбашларны, бияләй һәм башка әйберләрне коляскада гына йөрүче балаларга тапшыруны күздә тота. «И-гелек итүдә, яман эш кылудан саклануда бер-берегезгә ярдәмләшегез», - диелгән Коръәндә («Маидә» (Аш Яулыгы) сүрәсе, 2нче аять). Газета укучыларыбызга мөрәҗәгать итүебез дә шуны истә тотып булды. Яр-дәмләшергә килүчеләр табыласына шикләнмәдек без. Колмәт авылында яшәүче Рузилә Шәйгалләмова, Сарманнан Гөлзада Минһаҗетдинова, Нәкыя Әшрафуллина акциябезгә беренчеләрдән булып кушылды-лар.
Әйе, кызганычка каршы, һәркемгә дә сау-сәламәт булып яшәү бирелми. Аллаһы Тәгалә кешеләрне төрлечә сыный. Кемгәдер бәла, авырлык яши-яши килергә мөмкин, ә икенче берәүләргә ул сынаулар тумыштан  би-релә. Авырлыкны сабырлык белән күтәрә белгәннәр Аллаһының савабына ирешә. Андый кешеләр кемдә дә соклану тудырадыр. Мөмкинлекләре чикле булып туган сабыйларын күз карасыдай саклап тәрбияләүче әти-әниләр соклануга һәм ихтирамга лаек түгелме?! Аларның сабырлыгына, ныклыгына таң калырлык. Шул ук вакытта, аларга карап, Аллаһка шөкер кылырлык.
«Кешегә яңадан-яңа тәэсирләр, дулкынланулар, сокланулар кирәк. Сокланулар күңел юшкыннарын юа». Фәнис Яруллинның бу сүзләренең хаклыгына без узган атнада Сарманда яшәүче Алсу Нәҗметдиновага Ру-зилә Шәйгалләмова бәйләп китергән оекбашларны тапшырганда, тагын бер кат инандык. Аны, истә калыр-лык вакыйга да, Алсу өчен кечкенә бәйрәм дә булсын дип, Сарман кинотеатрында башкардык. Очрашуга «Ләйсән» балалар бакчасы нәниләре дә килгән иде. Алар санап күрсәтеп, төсләрне татарчадан русчага тәрҗемә итеп, бераз уйнап та алдылар.  Алсу һәм әнисе Айгөл ханым бүләкләрне бик ошаттылар, акцияне оештырган Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгенә, анда катнашучыларга рәхмәт җиткерделәр. Алсу, оек-башлардан тыш, Нәкыя Әшрафуллина исеменнән татлы күчтәнәчләр дә алды. Шарлар бәйләме күтәреп, Рузилә ханым үзе үк килеп җитте. Соңыннан балалар бергәләп мульфильмнар карадылар, нәниләр алар-ның геройларының берсе булган Машадан татлы күчтәнәчләр дә алдылар, фотога төштеләр.
Сигез яшьлек Алсуның әнисе Айгөл ханым әйтүенчә, кызчык күбрәк мөстәкыйль уйнарга ярата икән. Аеруча туп белән уйнауны, батутта сикерүне үз итә, төсле рәсемле китаплар карый. Абыйсы Айзат белән бик дус, шулай ук авылга әбиләренә кунакка кайтып килгәнгә шатлана. Елның нинди фасылы булуга карамастан, урамда йөрергә ярата. Әнисе аны күбрәк аралаштыру ягында: бергәләп бәйрәмнәргә йөриләр, чакырган җирдән калмаска тырышалар.
Акция игълан ителгәч, редакциягә иң беренче булып, бер кочак оекбашлар күтәреп килеп кергән Рузилә ха-ным турында олылап язарга мөмкин. Ул килгән көннәрдә әле яңгырлар ява иде. «Бакчада эшләп булмаган арада утырып бәйлим», - дип җаваплаган иде ул «Ничек өлгерәсез?» дигән соравыбызга. Үзе турында язма-выбызны сораса да, аның таныш-белешләренең яхшы, әмма киелми ята торган кием-салымнарын үзгәрткә-ләп, төзәткәләп тегеп, туып-үскән бистәсе Җәлилгә, мохтаҗларга илтеп бирүен, үз йорт-ихатасын гөл бак-часыдай тотуын (узган елларда «Иң зәвыклы бакча» рубрикасында бу турыда яздык) гына булса да әйтми кала алмыйбыз.
Кешеләрне шатландыру – үзеңне шатландыруыңдыр, дигән бер акыл иясе. Акциябез дәвам итә. Анда кат-нашып, балаларны шатландыруга өлеш кертергә, шуның белән үз тормышын да ямьлерәк итәргә теләүче-ләр бетеп тормас, дип ышанабыз.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International