Бүген Сарман авылында Даулы болын ипподромында ат чабышлары оештырылды. Аны Сарманда уздыру тәкъдиме белән ат яратучылар үзләре чыгыш ясады. Беренчедән, мәйданчык уңайлы, икенчедән, башка районнар өчен үзәк өлешендә урнашкан. Ярышларда Актаныш, Азнакай, Аксубай, Нурлат, Яңа Чишмә, Зәй, Түбән Кама һәм Башкортостан Республикасының башка районнарыннан командалар катнашты. Сарман районы данын Петровский Завод авылыннан Федор Кондратьев яклады. Район Сабантуенда икенче урынны алган "Гамбит" бу юлы да сынатмады.
Бүген Сарман авылында Фәрит Сафин исемендәге «Старт» спорт мәктәбе базасында «Милләт кроссы-2025» Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында «Татарстан кроссы-2025» узды. Барлык йөгерүләр дә ГТО нормативлары кысаларында оештырылды.
Кичә Сарман мәктәбе каршындагы мәйданда беренчеләрдән булып хәрәкәт итүчеләр үзләренең бию флешмоблары белән чыгыш ясадылар.
Яшьләр хәрәкәтенең, район волонтерларының бию флешмобы-энергия шартлавы, бердәмлек символы һәм актив гражданлык позициясе күрсәткече ул.
Бу көчле йогынты коралы, мөһим социаль мәсьәләләргә игътибар җәлеп итү, башкаларны игелекле эшләргә рухландыру һәм безнең бергә көч булуыбызны күрсәтү ысулы.
Узган ял көннәрендә Ватанны саклаучылар елына багышланган ярышлар узды, анда бөтен республикадан иң яхшы чаңгычылар үзләренең осталыкларын күрсәтү өчен җыелды.
Аларга бик яхшы физик әзерлек кенә түгел, ә стратегик фикерләү, катлаулы ситуацияләрдә тиз арада карарлар кабул итә белүне таләп итә торган катлаулы трассалар, текә күтәрелешләр һәм мавыктыргыч төшүләр үтәргә кирәк иде.
Бүген Җәлил бистәсендә нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм узды.
Чараларда Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты. Ул бәйрәмнәр белән котлады, билгеләнгән максатларга ирешүдә уңышлар, ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек теләде. Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Район халкы үз гомерләрен кара алтын чыгаруга һәм эшкәртүгә багышлаган геройлары белән горурлана. Нефтьчеләр ярдәме белән районда күп кенә социаль мәсьәләләр хәл ителә, объектлар, юллар, чишмәләр төзекләндерелә. Алар сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәләренә зур ярдәм күрсәтәләр.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин татар язучысы, драматург, сценарист Мансур Аяз улы Гыйләҗевка истәлек тактасын ачу тантанасында катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы көнендә Сарман районында мәшгульлек үзәгенең капиталь ремонттан соң бүлеген ачу тантанасы булды. Чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин катнашты.
Бүген РСФСРның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, СССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Сафин Хәйдәр Сафа улына истәлек тактасы ачу тантанасы булды. Чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Хәйдәр Сафа улының кызы Алсу Хәйдәр кызы Ишбулатова, тармак ветераннары һәм Сарман районы халкы катнашты.
Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне алдыннан Сарман авылында тантаналы чара булды, анда Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, оешма-учреждение җитәкчеләре, район халкы һәм кунаклары катнашты.
Фәрит Мөнәвир улы җыелучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте, патриотик аң һәм гражданлык тәңгәллеген формалаштыруда дәүләт символларының мөһимлеген ассызыклады.
14 яшькә җиткән егетләргә һәм кызларга паспортлар тапшыру бәйрәмнең үзенчәлекле мизгеле булды. Һәр яшь кеше тормышында әлеге мөһим адым олы тормышка аяк басуны һәм үз иленең киләчәге өчен җаваплылык алуны билгеләде.
Бәйрәм кунаклары өчен иҗат коллективларының концерт номерлары яңгырады, ә балалар өчен мастер-класслар оештырылды.
Бүген Җәлилдә «Агрокөчләр» холдингының «АГРОКӨЧЛЕ җәй» спартакиадасы узды, анда 19 команда катнашты.