Сарман районы Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее «Нить Ариадны» дип аталган инклюзив проект тәмамлады.
Тугыз ай эчендә Татарстан Республикасының Тукай һәм Мөслим районнары интернат-мәктәпләреннән 30 укучы, Сарман һәм Иске Минзәләбаш мәктәпләре коррекция сыйныфларыннан 30 укучысы, Җәлил инвалидлар һәм картлар интернат-йортында бүгенге көндә тәрбия алучы 15 өлкән кеше туку техникасын үзләштерде. Проектта катнашкан балалар һәм өлкәннәр музей хезмәткәрләре һәм педагоглар тырышлыгы белән туку станнарында тукыма тукып, искиткеч эксклюзив сумкаларга тектеләр. Һәрбер сумка уникаль һәм балалар өчен шатлык, ышаныч чыганагы буларак матурлыкны үз кулың белән тудыра алуга зур горурлык хисе тудыра.
Бүген музейда проектның уңышлы тәмамлануына багышланган тантаналы чара узды. Һәр катнашучыга үзләренең эшләнмәләре тапшырылды.
Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызы һәм Сарман муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Латыпова Гөлназ Гөлүс кызы үз чыгышларында безнең эшебезнең мөһимлеген, мәдәни мирас үсешенә керткән өлешебезне ассызыкладылар.
Проект кысаларында үткәрелгән чаралар балаларны һөнәргә өйрәтеп кенә калмады, хәтта алар алдында мөстәкыйльлек һәм иҗатның яңа дөньясына ишек ачты.
А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең коррекция сыйныфы укучылары «Нить Ариадны» проектында катнашуларын дәвам итәләр.
"От ниточки до сумочки" дип аталган чаралар циклы кысаларында безнең яшь дусларыбыз кулларында җепләр искиткеч бизәкләргә һәм уникаль эшләнмәләргә әйләнделәр, әлеге төсле тукымалар һәр баланың күңел җылысын сеңдергән кебек.
Проект инде азагына таба якынлашып килә, ә без үз чиратыбызда балалар өчен зур йомгаклау бәйрәменә инде күптән әзерләнә башладык.
Ә без "Нить Ариадны" проектын тәмамлауга якынлашабыз һәм бүген катнашучыларның инде бишенче төркеме белән эшләдек. МБББУ "А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" нең коррекцион сыйныф укучылары белән без инде беренче ел гына эшләмибез. Беренче очрашуыбыз "Основа ручного ткачества" темасына багышланды, төп төшенчәләр һәм эш техникасы белән таныштык. Зур станоклар артында эшкә керешкәнче, кечкенә рамнарда күнегүләр ясадык.
"Теләнче-Тамак интернат-мәктәбе"ДББУ укучылары белән бергә без яңадан иҗат тылсымына чумдык! Безнең социаль әһәмиятле "Нить Ариадны" проекты һәр катнашучыга кабатланмас хис-кичерешләр бүләк итүне һәм яңа казанышларга илһамландыруны дәвам итә .Чараның үзенчәлекле атмосферасын безнең проект кураторы, "Свет" Хәйрия фонды хезмәткәре Ирина Скоблеваның виртуаль визиты тудырды. Безнең һәр шөгылебез-җылылык, шатлык һәм ачышлар белән тулы үзенчәлекле дөнья. Без балаларның үз сәләтләрен ачуларын, яңалыкларга өйрәнүләрен һәм уңышларына чын күңелдән шатлануларын күрәбез. Хәтта иң кечкенә уңышларыбыз да күзләребездә бәхет яшьләрен уята, чөнки нәкъ менә шундый мизгелләр безнең эшебезне чын мәгънәсендә бәяләп бетергесез итә. Без яшь дусларыбызга аларның энергиясе, ихласлыгы һәм яңаны танып белергә теләүләре өчен рәхмәтле. Без бергәләп могҗизалар эшлибез, сәнгать һәм мәдәниятнең гаҗәеп дөньясына ишек ачабыз, балаларга үзләрен үзенчәлекле һәм үз-үзләренә ышанычлы итеп тоярга ярдәм итәбез. Ярдәмегез һәм безнең проектта катнашуыгыз өчен рәхмәт сезгә! Алда тагын бик күп якты очрашулар, яңа ачышлар һәм онытылмас тәэсирләр булсын!
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә музей хезмәткәрләре "Вейся веревочка" дип аталган мастер-класс үткәрделәр. Мастер-класс кысаларында балалар төрле төстәге җепләрдән беләзекләр ясау техникасын үзләштерделәр.
Бүген без «Нить Ариадны» проекты кысаларында чираттагы чарага килгән Теләнче-Тамак интернат-мәктәбе укучыларын кабул иттек. Әлеге уникаль проект мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Проект балаларга кулларының вак моторикасын, иҗади сәләтләрен үстерергә, аларның талантларының яңа якларын ачарга ярдәм итә, балаларның социаль адаптациясендә мөһим роль уйный. Эш барышында балалалар аралашу күнекмәләрен үстерә, араларындагы дуслыкны ныгыта һәм һәр катнашучының шәхси үсеше перспективалары ачыла..
Проектны гамәлгә ашыруда катнашкан партнерларыбызга һәм әти-әниләргә рәхмәтлебез!
3 А сыйныфы укучылары белән «Дети войны» темасына әңгәмә үткәрелде. Әлеге әңгәмә илебез тарихының тагын бер битен ачырга һәм Бөек Ватан сугышын кичергән балаларның батырлыкларын искә алу мөмкинлеген бирде.
Әңгәмә барышында балалар ул чор яшьтәшләренең батырлыклары — яшь партизаннар, тыл батырлары, чолганышта калган Ленинград балалары турында белделәр. Без гаилә хатирәләренең һәм архив документларының әһәмияте турында сөйләштек, үткәннәр турындагы хәтерне саклауның мөһимлеген ассызыкладык.
Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, сораулар бирделәр һәм ишеткәннәреннән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Мондый очрашулар ватанпәрвәрлек хисе, ветераннарга хөрмәт һәм үз илебез өчен горурлык тәрбияләргә ярдәм итә.
Без чарада катнашучыларга рәхмәт белдерәбез һәм яңа кызыклы очрашулар өчен Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеена чакырабыз!
Сарман гимназияенең 8 А сыйныфы укучылары белән "Крым в истории России" темасына әңгәмә үткәрелде.
"Утлы еллар кайтавазы" проектын гамәлгә ашыру кысаларында Сарман гимназиясенең 4 В сыйныфы укучылары белән әңгәмә үткәрелде.
«Утлы еллар кайтавазы» альбом-сборнигын тәкъдир итү тантасы үткәрелде! Бу проект Бөек Ватан сугышы фронтларында батырларча сугышкан һәм Бөек Җиңү өчен тылда хезмәт иткән ата-бабаларыбызның батырлыгына чираттагы хөрмәт һәйкәле. Әлеге альбомда фронттан килгән хатлар, фотолар, ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре истәлекләре бар. Һәр документ, бу басманың һәр бите-сагыну, өмет һәм батырлык белән тулы катлаулы елларның турыдан туры шаһитләре.
Фронт хатлары- үзенчәлекле эпистоляр жанр, ул безнең алда Бөек Ватан сугышы тарихының аз өйрәнелгән тагын бер чиген ача. Бу хатлар аша без солдатларның хыялларын, өметләрен аларның фикерләрен...һәммәсен хатның авторлары белән янәдән кичерәбез, йөрәкләрендә ургылып янган хисләрен яхшырак аңлый алабыз. Әлеге җыентыкны төзүдә катнашкан һәркемгә, бигрәк тә шәхси архивларында сакланган мәгълүмәтлары, гаилә тарихлары һәм истәлекләре белән уртаклашкан кешеләргә рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең ярдәмегез белән бу альбом-җыентык язмышлары мәңгегә сугышның утылы еллары белән бәйле булганнарга тагын бер һәйкәл булды.