2022 елның 4 мартында, язның иң матур, иң олы бәйрәме — 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан , Сарман җирле радио эфирында МБУ "Үзәкләштерелгән китапханә" библиографы Гөлнур Мадьярова тарафыннан " Хатын-кыз дөнья тоткасы, ул таяну ноктасы " дип исемләнгән чыгыш ясалды.
Кояшлы, җылы һәм нурлы язга аяк басканда, без иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе – 8 Март Халыкара хатын – кызлар көнен билгеләп үтәбез. Акыллы,сабыр, хезмәт сөючән, тырыш хатын – кызларыбыз төрле өлкәләрендә фидакарь хезмәт куялар, илне - җирне ямьләүгә зур өлеш кертәләр.