Радиочыгыш "Шагыйрә хатын-кызларыбыз"

2022 елның 4 марты, җомга

2022 елның  4 мартында,  язның иң матур, иң олы бәйрәме — 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан , Сарман җирле радио эфирында  МБУ "Үзәкләштерелгән китапханә" библиографы Гөлнур Мадьярова тарафыннан  " Хатын-кыз дөнья тоткасы, ул таяну ноктасы " дип исемләнгән чыгыш ясалды. Ул якташ  шагыйрә хатын-кызларыбызның иҗатына багышланды.Бу өлкәдә безнең горурланырлык якташларыбыз байтак.Рухи байлык бүләк итүче районыбызның шагыйрә хатын-кызлары Клара Булатова,Гөлшат Зәйнәшева, Вәсимә Хәйруллина, Әнисә Минһаҗева, Расиха Гыйльфанова,Рухия Ахунҗанова,Гафифә Гаффарова, Люция Зиннурова,Айсылу Калимуллина, Зөлфия Шәрипова, Нурия Гарифҗанова, Әлфия Әхкәмоваларның иҗатлары белән таныштырылды. Шигырьләре укылды.   Безнең җирлектә мондый талант ияләре яшәү бик зур куаныч.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International