Тормышның язы һәм чәчәге хатын - кыз

2022 елның 4 марты, җомга

Кояшлы, җылы һәм нурлы язга аяк басканда, без иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе – 8 Март Халыкара хатын – кызлар көнен билгеләп үтәбез. Акыллы,сабыр, хезмәт сөючән, тырыш хатын – кызларыбыз төрле өлкәләрендә фидакарь  хезмәт куялар, илне -  җирне ямьләүгә зур өлеш кертәләр.

Бәйрәм уңаеннан без китапханәчеләр тамашачыларга «Бәйрәм белән сине, кыз туганым» исемле әдәби – музыкаль кичә тәкъдим иттек. Килгән кунакларыбызны  бәйрәм белән  иң элек район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира  Сәхипова котлады. Ул изге, матур теләкләрен җиткерде.  Кичә төрле җырлар, шигырьләр, уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәм барышында  «Бүләк итик күңел җылысын» исемле презентация тәкъдим ителде. Кичәне «Тормышның язы һәм чәчәге хатын - кыз» исемле китап күргәзмәсе бизәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International