ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

Бүген, 9 декабрь көнне, балалар бакчасында Ватан Геройлары көненә багышланган чара узды. Балалар илебезне саклаучыларның каһарманлыгын искә төшерүче бәйрәмнең әһәмиятен белделәр. Тәрбиячеләр ватанпәрвәрлек , үткән һәм хәзерге геройларга хөрмәт тәрбияләүнең мөһимлеген ассызыкладылар, чын геройлар хәрбиләр генә түгел, ә көн саен игелекле эшләр башкаручы гади гражданнар да икәнлегенә төшенделәр. Балалар, чын геройлар үрнәгеннән илһамланып, шундый ук кыю, тәртипле, башкаларга ярдәм итә алырлык кешеләр булырга омтылуларын белдерделәр.

Бүген Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75

Болытлы, төнлә аязучан. Явым-төшем сизелерлек түгел. Җил көньяктан 8-13 м/с, иртән һәм көндез урыны белән 15-17 м/с тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -9..-12, аязганда -15 кадәр. Көндез максималь температура -4..-8˚. Юлларда бозлавык.

  Ел саен 9 декабрьдә илебездә мөһим һәм күңелгә үтеп керерлек бәйрәм "Ватан каһарманнары көне билгеләп үтелә."

Социалистик Хезмәт Каһарманы Әхмәтов Дамир Рәхми Улы. 9 декабрьдә Мортыштамак авыл җирлеге мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Тукай районының Хуҗи авылында урнашкан каберенә чәчәкләр салдылар.

Мортыштамак авыл жирлегеннэн махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә чираттагы гуманитар ярдәм китте. Уз өлешен керткән авыл халкына зур рәхмәт.

Муртыш-Тамак авыл җирлегендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган ункөнлек уңаеннан азык-төлек пакетлары тапшырылды.

Ләшәү-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4 класс укучысы Юсупорва Зәйнәбне котлыйбыз!

МБББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә" Ватан Геройлары көненә багышланган махсус дәрес узды.

6 нчы декабрь көнне Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә муниципаль координатор Г.Г. Хәлиуллина һәм тәрбия буенча директор киңәшчесе Р. Л. Шәмсетдинова җитәкчелегендә гуманитар ярдәм оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International