ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2022 ел
чәршәмбе

Ниһаять, без "Они защищали отчий дом " проектын тормышка ашыруның төп өлешенә керештек. Проект үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән. Сарман аграр көллиятенең 1 курс студентлары белән очрашу төрле чорлардагы Ватанны саклаучылар экипировкасын күзәтүдән башланды. Алар физик яктан әзерлекле булуның ни дәрәҗәдә мөһим булуын көбә күлмәкне өсләренә киюгә үк аңладылар,  әле бит калкан да тотасы, кылыч яисә уктан атып үз чикләреңне дә сакларга кирәк.

Бөек Ватан сугышы чорының плащ - палаткасы егетләр өчен чып-чын башваткыч булды, әмма алар моны да башкарып чыктылар. Аяк чолгауларын урарга өйрәнделәр, аны дөрес урау кирза итекле солдат өчен бик мөһим булуын аңладылар. Шуны да билгеләп үтәсе килә, яшьләр бик тату, бер-берсенә ярдәм итәргә, киңәш бирергә һәрвакыт әзер булдылар.

«Они защищали отчий дом " – тарих белән танышу, чын көбә күлмәк киеп карау гына түгел ул. Әлеге проект - үсеп килүче буынга җиңү өчен нинди кыйммәт бәя түләнгәнен күрсәтү юлларының берсе. Азатлык, туган җирдә яшәү, туган телдә сөйләшү мөмкинлеге өчен нинди сынаулар, кыенлыклар үтәргә туры килгәнен, аяз, тыныч күгебез бүгенге көндә иң зур байлык икәнен исбатлау да булды.

Тэги: #музейсарманово #культурнаяволна #культурадляшкольников #пушкинскаякарта #годсохранениякультурногонаследиянародовРоссии

Үз Ватанының үткәнен өйрәнүгә кызыксыну, Россия тарихына ихтирам хисләре, үз иле һәм аның халкы өчен горурлык хисе максатыннан мәктәп укучылары өчен "Россия һәм Кырым, без бергә!"  Укучылар Кырым республикасының һәм Севастополь шәһәренең Россия Федерациясе белән тарихи һәм мәдәни бердәмлеге үзенчәлекләре белән таныштылар. Сыйныф сәгате кысаларында укучылар "Кырымның Россия белән яңадан берләшүе" презентациясен карадылар, "Минем Ватаным" уенында уйнадылар, Ватанга мәхәббәт турында мәкальләр төзеделәр, Кырым турында музыка һәм сәнгать әсәрләрен тыңладылар.


15
март, 2022 ел
сишәмбе

Бүген районда агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2022 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс узды.

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте.

Бүген районга эш визиты белән Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягъфәров килде. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде. Визит барышында районның социаль-икътисади һәм мәдәни үсеше мәсьәләләре каралды һәм «Бердәм РОССИЯ» фракцияләре депутатларының үзара хезмәттәшлеге турында килешү имзаланды.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 11 нче районара инспекциясе 15.03.2022 сәгать 15.00 дә, салым органнарының дәүләт хезмәтләрен алу һәм салым түләүчеләрнең барлык мөмкин булган ысуллар белән контактсыз хезмәттәшлек итү ысуллары буенча ZOOM программасы ярдәмендә онлайн сервис режимында үткәреләчәк видеоконференциядә катнашырга чакыра.

Бүген Илһам Шакиров исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә "Татар малае, татар кызчыгы-2022" район бәйгесе узды. Җәлил бистәсенең  5 нче санлы “Әкият” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Гаязетдинова Әминә Алмас  кызы 1 урынга лаек булды. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә аңа уңышлар телибез!

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин "Сарман-икмәге"  директоры Рөстәм Нуруллинны юбилее белән котлады.


14
март, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Илһам Шакиров исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә "Татар малае, татар кызчыгы-2022" район бәйгесе узды. Җәлил бистәсенең  3 нче санлы “Алёнушка” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Зарипова Резедә Айрат кызы Гран-прига лаек булды. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә аңа уңышлар телибез!

Агымдагы елның февралендә Казан шәһәрендә РФ һәм ТР халык артисты Ганиева Винера Әхәт кызының «Сандугач-Соловей» IX Халыкара вокалчылар конкурсы узды. Читтән торып үткәрелгән формада «Җәлил гимназиясе»нең 9нчы Б сыйныф укучысы Якупов Илназ (укытучысы Габбазов Ранис Рәис улы) катнашты һәм үзенең яшь категориясендә эстрада җыры (вокал-соло) номинациясендә җиңүче булды. Илназны бу җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International