Бүген Илһам Шакиров исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә "Татар егете, татар кызы" бәйгесе узды. Бу бәйгедә Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Сафиуллин Әмир катнашты. Әмир бик уңышлы чыгыш ясады һәм диплом белән бүләкләнде. Аны котлыйбыз һәм уңышлар телибез!
Бүген Илһам Шакиров исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә “Татар егете, татар кызы” район бәйгесе узды.
Сарман муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы.
Сарман гимназиясендә өстәл теннисы ярышы узды.
Укучыларны даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә тарту, сәламәт яшәү өлешен пропагандалау, укучыларга гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү, талантлы балаларны ачу максатыннан 11-12 мартта мәктәп спорт клублары арасындагы ярышларның муниципаль этабы оештырылды.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 13 мартында төнлә һәм иртән урыны белән һава температурасының -25..-27˚ градуска кадәр төшүе көтелә.
Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында төбәкара яшьләр форумы.
Анда 65 яшь вәкил катнаша. Программада: TeamSoft компаниясеннән тренинглар,мастер-класслар һәм катнашучыларның үзләреннән проектларны тәкъдир итү.
11 нче март көнне Җәлил 1 нче санлы мәктәбендә 8 нче сыйныф укучылары белән гаилә иминлеге һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча инспектор Газизуллина Рамилә Риф кызы белән әңгәмә үткәрелде. Инспектор балаларга электрон тәмәкенең зыяны турында искә төшерде һәм хокук бозулар өчен җаваплылык турында сөйләде.
11 нче март көнне Сарман авылында мәктәп спорт клублары арасында 2021-2022 нче уку елында Бөтенроссия спорт уеннарының муниципаль этабы узды. Ярышларда Сарман муниципаль районының 9 командасы катнашты. Җиңел атлетика эстафетасында Җәлил гимназиясе командасы 2 нче урынны яулады. Командабызны уңышлары белән котлыйбыз! Команда җитәкчеләре: физик культура укытучылары Якупов Р. Р., Рәхимов Р. Ф.!
6 -7нче март көннәрендә Нижнекамск шәhәрендә "Йолдызлык-2022"ның XXIIнчы Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабы үтте. Анда Сарман, Зәй, Түбән Кама районнарыннан җырчылар, бию коллективлары, ансамбльләр, нәфис сүз осталары катнашты. Ике көн барган фестивальдә балалар үзләренең талантын күрсәттеләр. «Вокал-соло» номинациясендә 6нчы класс укучысы Алькаев Данил (житэкчесе: Гыйльфанова Р.А.,Вагапов Р.Р.) 1нче урынга лаек булды. Аңа конкурсны оештыручылардан Диплом hәм буләкләр тапшырылды. Данилны лаеклы жиңүе белән котлыйбыз hәм Казанда узачак суперфиналда унышлар теләп калабыз!!!