ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2022 ел
шимбә

Бүген авыл җирлекләре Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынны Әлмәт авыл җирлеге командасы, 2 урынны Рангазар, 3 урынны Мортыштамак авыл җирлекләре яулады.

Бүген "Айтуган" универсаль спорт залында Рамил Ризатдинов истәлегенә өстәл теннисы буенча ачык турнир уза. Анда Сарман, Минзәлә, Актаныш, Баулы районнары һәм Яр Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләреннән командалар катнаша.


28
гыйнвар, 2022 ел
җомга

   28.01.2022 көнне  Закирова Фәрзәнә Галләми кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу бәйрәм көнендә аны Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Гайфутдинов А.Р. һәм Җәлил поселогы башкарма комитетының ВУС белгече Хәлиуллина Э. Н. котладылар.

   Фәрзәнә Галләми кызы 1932 елның 28 гыйнварында Апас районы Апас авылында туган. Ул 1950 елдан Апас типографиясендә «Бригадир» район газетасында эшләгэн. Бу вазыйфада ул 12 ел дәверендә эшләгән. 1962 елда аны Тәтеш типографиясенә күчергәннәр. 1962 елның 15 ноябрендә остаханәгә тегүче буларак эшкә алына.

   Фәрзәнә Галләми кызы 1955 елда Закиров Мөслих Закир улына кияүгә чыккан (1928-1980). Алар бергәләп ике бала тәрбияләп үстергәннәр.

   1979 елда Фәрзәнә Галләми кызы райпо склады мөдире булып эшкә урнашкан. 1986 елдан башлап Буа кием ремонтлау һәм тегү фабрикасында тегүче булып эшләгән. 1989 елда лаеклы ялга чыккан.

   Бүгенге көндә Фәрзәнә Галләми кызы 4 оныгы һәм 4 оныкчыгы уңышларына куанып яши. Ул улы гаиләсе белән яши.

   Фәрзәнә Галләми кызы тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны. Ул күп тапкырлар Җиңү Көне уңаеннан Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

   Фәрзәнә Галләми кызы, юбилее уңаеннан, бик рәхәтләнеп, котлаулар һәм истәлекле бүләкләр кабул итте.

 

                                                                                                             Җәлил поселогы башкарма комитеты

Бүген "Сарман" кинотеатры бинасында район ветераннар һәм инвалидлар Советының отчет җыелышы булды.

Җәлил 1 нче санлы мәктәбендә 9 сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче әңгәмә уздырдылар. Укучылар белгечлекләр, факультетлар турында белделәр һәм студентлар тормышына һәм укырга керү имтиханнарына кагылышлы сораулар бирделәр.

Җәлил 1 нче санлы мәктәбендә Россиянең Хәрби дан көненә-Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә78 ел тулуга багышланган "блокадалы икмәк" Бөтенроссия Хәтер дәресе узды. Бу акция балаларга Ленинград блокадасын кичергән Ленинград халкының батырлыгын искә төшерүгә юнәлдерелгән. Без хәтерлибез...

           27 нче гыйнвар көнне Сарман урта мәктәбенең 3 нче " В "сыйныфына Сарман үзәк балалар китапханәсе методисты Миннеярова Ф. Я. килде. Сыйныф сәгате укытучы белән берлектә алып барылды. Алар укучыларга 872 көн буена барган Ленинград чолганышы вакытында, кешеләрнең, даими явып торган дошман бомбалары астында,ач-ялангач көе, яңгыр һәм салкын дими, яшәү өчен, җиңү өчен көрәшүләре һәм Ладога аша уза торган "тормыш юлы" турында сөйләделәр. Бик авыр вакытлар иде ул: Ленинград сакчылары дошман һөҗүменә дә каршы тордылар һәм үзләре дә кискен һөҗүмгә әзерләнделәр. Чолганыштан, Волхов һәм Ленинград фронтлары гаскәрләренең җиде көнлек сугышларыннан соң гына, чыга алдылар. Укучыларга шушы темага багышланган "Помни" рок-балладысы һәм Дмитрий Шостаковичның 7 симфониясеннән өзекләр тыңлатылды.

          Бөек композитор Дмитрий Шостакович - блокадалы Ленинградта яшәгән, эшләгән,барлык халык кебек шәһәрне саклаган, ә төнлә музыка иҗат иткән. « Мин үземнең җиденче симфониямне яраткан шәһәрем Ленинградны дошманнан азат итүгә, илемнең фашизмны җиңүенә,  багышлыйм», - дип яза Шостакович. Симфониянең чолганышта калган Ленинградта беренче тапкыр яңгыравы, чыннан да, героик вакыйга була. СССРның нацист Германияне җиңгәннән соң алманнарның берсе: "Ленинград" симфониясенең премьерасы көнендә без бәрелештә генә түгел, сугышта да җиңелүебезне аңладык. Ул чакта без, ачлыкны, үлемне җиңгән совет халкының, җиңелмәс рухи көчен тойдык”-ди.

          Соңыннан укучылар "Ленинград блокадасы" дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштылар һәм  блокада балаларына карточка буенча бирелгән һәм нибары 125 грамм авырлыктагы булган икмәктән составы белән күпкә яхшырак, кара ипине татып карадылар.

         Бу сыйныф сәгате, укучыларның,Бөек Ватан сугышы вакытында Ленинград шәһәре чолганышта калгач,андагы кешеләрнең анда күрсәткән батырлыгын яхшырак күзалларга булышыр дип ышанабыз

Җәлил беренче мәктәбенең 8 сыйныф укучылары коллективы "социаль роликлар" категориясендә "Дус яшик" төбәкара социаль видеороликлар, фильмнар һәм комикслар конкурсында 1 урынны яулады. Шулай ук "читләр арасында" категориясендә икенче урын. Балаларны, җитәкчесе Әсәдуллина А. М. котлыйбыз ,киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

27 январьда Җәлил бистәсенең 7 нче "Ләйсән" балалар бакчасында логопедлар һәм психологларның база мәйданчыгы утырышы уздырылды.


27
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Азалак мәктәбендә укучылар һәм укытучылар тырышлыгы белән күргәзмә оештырылды. Ел дәвамында күргәзмә экспонатлар белән тулыландырылып торачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International