ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Бүген 1 нче санлы «Кояшкай» балалар бакчасында  мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашында "Йолдызлы чыгарылыш 2026“ бәйрәм иртәсе үтте.

Традиция буенча 28 майда илдә чик сакчылары көне билгеләп үтелә. Бу көнне Сарманның үзәк ял паркында тантаналы чара узды. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкарганнан соң, Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин чарада катнашучыларны бәйрәм белән котлады, Чик сакчылары ветераннарына рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Котлау сүзләренә шулай ук Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар урынбасары Камил Нәҗип улы Миңнегулов та кушылды, ул активистларга мактау грамоталары тапшырды.

«Сугышчан туганлык»оешмасы әгъзалары да котлаулардан читтә калмады. Җиңү парадында катнашучы, гаскәр ветераннарына шигырьләрен бүләк иткән балалар да бүләксез калмады. Ахырда чик сакчыларына багышланган мемориалга тере чәчәкләр салынды.


27
май, 2026 ел
чәршәмбе

27 нче май көнне Илексаз авыл җирлегенең Мортыш-Баш авылы халкы бөек Корбан бәйрәмен билгеләп үтү өчен мәчеткә җыелды.Наиль хәзрәт барысын да җылы котлады сәламәтлек, иминлек, өйләргә тынычлык теләде.

Хөрмәтле китапханәчеләр,ветераннар! Сезне Гомумроссия китапханәләр көне белән котлыйм һәм мәгърифәт чыганагына — китапларга карата дулкынландыргыч мөнәсәбәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Заманча китапханә-уникаль урын. Аның әһәмияте югары технологияләр гасырында да бәяләп бетергесез. Сезгә иҗади илһам, рәхмәтле укучы һәм һөнәрегездә үсеш телим!

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин барлык дин тотучыларны Җәмигъ мәчетендә Корбан бәйрәме белән котлады.

Хөрмәтле райондашлар, мөселман кардәшләр! Чын йөрәктән изге бәйрәм – Корбан гаете белән тәбрик итәм. 

Төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату яшәгән республикабызда, шулай ук районыбызда Корбан гаете – иң ямьле бәйрәмнәрнең берсе. Безнең үзара хөрмәт хисләре саклап, ярдәмләшеп яшәвебез – киләчәктә туган җиребезнең тотрыклы үсешенең нигезе. 

Көтеп алынган бу көнне дин кардәшләребез мәчетләрдә бәйрәм намазларын укыйлар, догалар кылалар, Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалу йоласын башкаралар. Һәркем киләчәк көннәргә өмет һәм ышаныч, гаиләләребезгә иминлек һәм бәрәкәт насыйп итүен сорый. Районыбызда да елдан-ел дингә килүчеләр, мәчетләр төзүдә-төзекләндерүдә катнашучылар, корбаннар чалып, якыннарын һәм мохтаҗларны шатландыручылар арта бара. 

Хөрмәтле райондашлар! Корбан гаете күңелләребезне изгелеккә юнәлтсен. Исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим.


26
май, 2026 ел
сишәмбе

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин ВТБ банкы вәкилләре белән эшлекле очрашу үткәрде. Яклар хезмәттәшлек перспективалары, территориянең икътисадый үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук халык өчен банк хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген яхшыртуга игътибар бирделәр.

Болытлы. Яңгыр, локаль яктан көчле. Кайбер районнарда яшен, төнлә һәм иртән томан. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, урыны белән кыска вакытлы көчәю 15-20 м/с. Төнлә һаваның минималь температурасы +10..+13˚. Көндез максималь температура +16..+18, урыны белән +22 гә кадәр.

26.05.2026 елда Сарман муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы прокуроры урынбасары катнашында Административ хокук бозулар турындагы эшләр каралды.

Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе һәм «Сарман аграр көллияте»ДАҺБУ директорының тәрбия эше буенча урынбасары Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген, хокук бозуларын һәм үз-үзләрен тотышының башка рәвешләрен профилактикалау, балигъ булмаганнарның җенси кагылгысызлыгына каршы җинаять кылу турында чыгыш ясадылар «Әһәмиятле олылар» проекты кысаларында «беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең җирле бүлекчәләре чараларына һәм проектларына профилактик исәптә торучы балигъ булмаганнарны индивидуаль һөнәри эшнең нәтиҗәле инструментларының берсе буларак җәлеп итү турында Сарман муниципаль районының «беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе Советы җитәкчесе чыгыш ясады.

Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International