ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Сарман аграр көллиятендә «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Татарстан Республикасы төбәк чемпионаты - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы тарафыннан «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү»компетенциясе буенча 2021/2022 еллардагы чемпионат циклы старт алды.

5 белем бирү учреждениесеннән - челтәр этабында җиңүчеләр өч сәгатьлек 5 модуль буенча ярышачаклар: "Электр җиһазлары һәм электроника", "Двигатель", "Механик привод", "Гидравлика", "Сөрү агрегатын комплектлау".

Алдагы ике көндә оештыру-әзерлек эшләре башкарылды: экспертлар һәм ярышларда катнашучылар конкурс мәйданчыгы белән таныштылар, эшләр демонстрациясе үткәрелде, биремнәр үзенчәлекләре аңлатылды. Экспертлар укулар уздылар: конкурс биреме буенча семинар үткәрелде, этика кодексы белән таныштылар. Алар конкурс биременә үзгәрешләр керттеләр һәм расладылар, баллар кую критерийларын һәм принципларын өйрәнделәр, жюри төркемнәрен формалаштырдылар һәм ярышлар волонтерлары инструктажын үткәрделәр. Аннан соң барысы да хезмәтне саклау, янгын һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында гамәлләр буенча инструктаж уздылар.

Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Юл хәрәкәте иминлеге өчен бергәләп" дип исемләнгән видеороликлар бәйгесендә катнаштылар.


16
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте.

Кабул итүгә авыл җирлекләре башлыклары, Башкарма комитет бүлекләре урынбасарлары һәм белгечләре чакырылган иде. Кабул итүгә алдан язылган гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.


15
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин октябрь ае һәм 2021 елның өченче кварталы нәтиҗәләре буенча алдынгы терлекчеләрне бүләкләде.

Бүген С. Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасы Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Әнисә Галимҗан кызы Мингазова кебек кешеләр турында: «Тынгысыз йөрәкләр», - диләр. Аның энергиясе чиксез! Ә күңел яшь булганда, еллар картаймый…

   Бүген Җәлил поселогынын ветераннар советы рәисе Мингазова Әнисә Галимҗан кызы үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Кояшлы көнне юбилярны Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Ф.М., "Җәлил шәһәр тибындагы поселогы" муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р .А., район ветераннар советы рәисе Миннугулов Н. М., НГДУ "Җәлилнефть" ветераннар советы рәисе Харисов Р. А. котладылар. Күпьеллык иҗтимагый эшчәнлеге, ветераннар хәрәкәтендә актив катнашканы өчен ул "Татарстан Республикасының Ветераннар хәрәкәтендәге казанышлары өчен" мактау билгесе, Сарман муниципаль районы Башлыгы Ф.М. Хөснуллинның Рәхмәт хаты, район ветераннар Советының Рәхмәт хаты һәм Җәлил шәһәр тибындагы поселогы Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

   Әнисә Галимҗан кызы кунакларга зур рәхмәтен белдерде, аларга ныклы сәламәтлек һәм күп еллар актив тормыш теләде.

                                                                                                     Җәлил поселогы Советы

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдән килде:

18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү 15 ноябрь 18 сәгатькә кадәр. 
16 ноябрь 2021 ел.

2021 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:

төнлә һәм көндез юлларда бозлавык;

көндез көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр (Казанда 17 метрга кадәр), кыска вакытлы буран, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана.

2021 нче елның 15 нче ноябрендә дүртенче чакырылыш Сарман муниципаль районы Советының тугызынчы утырышы булды.

Утырышта район прокуроры урынбасары, район суды рәисе, эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары, шулай ук җирле үзидарә органнары, район Советы һәм Башкарма комитеты, финанс органнары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнашты.

Совет утырышының көн тәртибе буенча түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Сарман муниципаль районының 2022 нче елга һәм 2023-2024 нче елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразы турында.

2. Сарман муниципаль районының 2022 нче елга һәм 2023-2024 нче елларның планлы чорына бюджеты проекты турында.

Муниципаль район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссиясенең өстәмә доклады.

3. Муниципаль район территориясендә җир һәм торак контроле турындагы нигезләмәләрне раслау турында.

4. Сарман муниципаль районының Контроль-хисап палатасы турындагы Положениене раслау турында.

5. Башкарма комитет структурасы һәм муниципаль хезмәт турында советның элек кабул ителгән карарларына үзгәрешләр кертү турында.

6. Муниципаль районда инициативалы проектларны тәкъдим итү, кертү, фикер алышу һәм карау тәртибен раслау турында.

7. Җирле әһәмияттәге аерым мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләрнең бер өлешен район авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнарына тапшыру турында.


14
ноябрь, 2021 ел
якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:


Консультация-кисәтү

метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында

18 сәгатьтән. 14 ноябрь 18 сәгатькә кадәр. 15 ноябрь 2021 ел.

2021 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көтелә:

көндез урыны белән кыска вакытлы буран, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана;

- төнлә һәм көндез юлларда бозлавык.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.


13
ноябрь, 2021 ел
шимбә

Географик диктант Рус география җәмгыяте инициативасы белән 2015нче елдан башлап ел саен үткәрелә. Аның төп максаты-географик белемнәрне популярлаштыру һәм халык арасында Россия географиясе белән кызыксынуны арттыру. Быел диктант 14нче ноябрьдә дистанцион форматта узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International