Бүген утырышлар залында дүртенче чакырылыш Сарман муниципаль районы Советының тугызынчы утырышы булды

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

2021 нче елның 15 нче ноябрендә дүртенче чакырылыш Сарман муниципаль районы Советының тугызынчы утырышы булды.

Утырышта район прокуроры урынбасары, район суды рәисе, эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары, шулай ук җирле үзидарә органнары, район Советы һәм Башкарма комитеты, финанс органнары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнашты.

Совет утырышының көн тәртибе буенча түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Сарман муниципаль районының 2022 нче елга һәм 2023-2024 нче елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразы турында.

2. Сарман муниципаль районының 2022 нче елга һәм 2023-2024 нче елларның планлы чорына бюджеты проекты турында.

Муниципаль район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссиясенең өстәмә доклады.

3. Муниципаль район территориясендә җир һәм торак контроле турындагы нигезләмәләрне раслау турында.

4. Сарман муниципаль районының Контроль-хисап палатасы турындагы Положениене раслау турында.

5. Башкарма комитет структурасы һәм муниципаль хезмәт турында советның элек кабул ителгән карарларына үзгәрешләр кертү турында.

6. Муниципаль районда инициативалы проектларны тәкъдим итү, кертү, фикер алышу һәм карау тәртибен раслау турында.

7. Җирле әһәмияттәге аерым мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләрнең бер өлешен район авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнарына тапшыру турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International